Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте фикеренчә, элегрәк гамәлдә булган законнар нигезендә каты көнкүреш калдыкларын юк итү, күмү һәм зарарсызландыру буенча хезмәтләргә 2016 елга кадәр расланган тарифларны куллану хокуклы булачак

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Аңлатуларынча, “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында” Федераль законга, Россия Федерациясенең аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү һәм  Россия Федерациясенең аерым закон чыгару актларын (закон чыгару актларының нигезләмәләрен) көчен югалткан дип тану хакында” 29.12.2014 ел, № 458-ФЗ Федераль закон белән муниципаль берәмлекләрнең җайга салу органнары тарафыннан расланган коммуналь комплекс оешмаларының инвестиция программаларын һәм каты көнкүреш калдыкларын юк итү, күмү һәм зарарсызландыру буенча хезмәтләр өчен тарифларга карата өстәмәләрне гамәлдән чыгару каралмаган.

Шуңа бәйле рәвештә, атап үтелгән өлкәдәге коммуналь комплекс оешмаларының товарларына һәм хезмәтләренә карата 2016 елның 1 гыйнварына кадәр билгеләнгән тарифлар алар билгеләнгән чор тәмамланганчыга кадәр үз көчен югалтмаячак.

<Хат> Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте, 02.10.2015 ел, № АД/54186/15, "Каты көнкүреш калдыкларын юк итү, күмү һәм зарарсызландыру өлкәсендәге коммуналь комплекс оешмаларының товарларына, хезмәтләренә карата тарифлар куллану мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатьне карап тикшерү турында"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International