РФ Хөкүмәтенең су бүлү өлкәсендәге аерым актлары гамәлдәге законнарга яраштырылды

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе

13.07.2015 ел, № 221-ФЗ Федераль закон кабул ителү сәбәпле, аның нигезендә, шул исәптән, 2019 елның 1 гыйнварына кадәр үзәкләштерелгән су бүлү системасы абонентлары өчен чыгарып түгелә торган пычраткыч матдәләрнең, башка матдәләрнең һәм микроорганизмнарның мөмкин булган нормативларын, түгелә торган пычраткыч матдәләрнең лимитларын кертү, локаль чистарткыч корылмаларын файдалануга тапшыру, шулай ук  түгелә торган суны киметү планнарын раслау кичектереп торыла, түбәндәгеләргә үзара бәйләнешле төзәтмәләр кертелде:

 “Салкын су белән тәэмин итү һәм су бүлү кагыйдәләрен раслау турында һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү хакында”гы 29.07.2013 ел, № 644 РФ Хөкүмәте Карары;

күрсәтелгән Карар нигезендә расланган Салкын су белән тәэмин итү һәм су бүлү кагыйдәләре;

“Су бүлү өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 05.01.2015 ел, № 3 РФ Хөкүмәте карары.

Билгеләнгәнчә, 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап, аларга карата түгелә торган пычраткыч матдәләрнең мөмкин булган нормативлары билгеләнгән абонентларга карата 12.02.1999 ел, № 167 РФ Хөкүмәте карары белән расланган Коммуналь су белән тәэмин итү һәм канализация системаларыннан файдалану кагыйдәләренең аерым нигезләмәләре (Кагыйдәләрнең 9, 61, 62, 64, 65, 67 һәм 69-71 пунктлары) һәм “Җыентык суларны һәм пычраткыч матдәләрне торак пунктларның канализация системаларына түккән өчен түләү алу турында”гы 31.12.1995 ел, № 1310 РФ Хөкүмәте карары гамәлдә түгел.

Шул ук вакытта объектлары өчен түгелә торган суларның нормативлары билгеләнә торган су бүлүче оешмаларга һәм аларның абонентларына, 2015 елның 1 гыйнварыннан башлап һәм әлеге Карар үз көченә кергәнчегә кадәр, хокукый мөнәсәбәтләргә карата Кагыйдәләрнең атап үтелгән нигезләмәләрен һәм № 1310 карарны кулланырга киңәш ителә.

Объектларына карата түгәргә мөмкин булган пычраткыч матдә нормативлары билгеләнә торган абонентлар үзәкләштерелгән су бүлү системасына бүленә торган җыентык суларны башта чистартуны тәэмин итәргә һәм, 2019 елның 1 гыйнварына кадәр, әгәр дә мондый абонентларның объектларында түгелә торган җыентык суларны киметү планында башка срок билгеләнмәгән булса, локаль чистарткыч корылмалары булдырырга (аларны төзүне тәэмин итәргә) тиеш.

“Су бүлү өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында” 14.10.2015 ел, № 1101 РФ Хөкүмәте карары"

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International