Хәбәр ителгәнчә, арттырылган куллану нормативы, кагыйдә буларак, урнаштыру өчен техник мөмкинлек була торып, исәпкә алу буенча коллектив (гомумйорт), шәхси яки гомуми (фатир) җайланмалары булмаган очракта кулланыла.
Түбәндәгеләр искәртелә:
- исәпкә алу җайланмасын урнаштыру буенча техник мөмкинлек юклыгы документаль расланмаган очракта, “арттырылган норматив” кулланылырга тиеш;
- торак бинада исәпкә алу җайланмасын урнаштыру өчен техник мөмкинлек булмавы тиешле акт белән расланган очракта, тиешле коммуналь хезмәт өчен түләү күләмен хисаплаганда “база нормативы” кулланыла.
Шул ук вакытта Россиянең Төзелеш министрлыгы, кулланучылар өчен коммуналь хезмәтләргә түләү хисаплаганда “арттырылган норматив” куллану мөмкинлеге өчен нигезләрне теркәү өчен, коммуналь хезмәтләрне башкаручылар тарафыннан, күпфатирлы йортлардагы милекчеләрнең карарлары нигезендә күпфатирлы йортта гомуми милекне агымдагы карап тоту һәм ремонтлау функцияләре йөкләнгән оешмалар катнашында, күпфатирлы йортларны һәм торак биналарны тикшереп чыгуны максатка ярашлы дип саный;
Шулай ук, хезмәтне башкаручы идарәче оешма, ТМШ, торак яки торак-төзелеш кооперативы булган очраклар өчен дә коммуналь ресурсларны кулланган өчен түләү күләмен исәпләү тәртибе аңлатылган.
Россиянең Төзелеш министрлыгы, 11.09.2015 ел, № 29445-ЛГ/04