Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте су белән тәэмин итү һәм җылы белән тәэмин итү челтәрләре кебек муниципаль мөлкәт төрен хуҗалык алып баруы хокукында муниципаль предприятиеләргә беркетү мәсьәләләрен аңлатты

2015 елның 30 октябре, җомга

Дәүләти яки муниципаль милектә булган  җылы белән тәэмин итү, үзәкләштерелгән кайнар су белән тәэмин итү, салкын су белән тәэмин итү һәм (яки) су бүлү системалары объектларына, мондый системаларның аерым объектларына карата хокукларны тапшыру бары тик аренда шартнамәләре яки концессия килешүләре нигезендә генә башкарылырга мөмкин, гамәлдәге законнарда аталган системаларны һәм (яки) объектларны хуҗалык алып баруы хокукында унитар предприятиеләргә беркетү каралмаган.

Җылы белән тәэмин итү, үзәкләштерелгән кайнар су белән тәэмин итү, салкын су белән тәэмин итү һәм (яки) су бүлү системалары объектларын  дәүләти яки муниципаль предприятиеләргә беркетү юлы белән, аталган объектларга карата хокукларны тапшыру гамәлләре “Көндәшлекне яклау турында” 26.07.20006 ел, № 135-ФЗ Федераль законның 15 статьясы бозылу предметы буенча карап тикшерелергә мөмкин.

http://www.consultant.ru/document/cons_doc_LAW_187614/#utm_campaign=hotdocs&utm_source=consultant&utm_medium=email&utm_content=body

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International