Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. 2016 ел өчен “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖнең газ бүлү челтәрләренә газдан файдалану җайланмасын технологик тоташтырган өчен түләү зурлыгын билгели торган стандартлаштырылган тариф ставкаларын килештерү хакында.
2. “Су үткәрү-канализацияләү һәм энергетика хуҗалыгы” АҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен тарифлар килештерү хакында.
3. “Су үткәрү-канализацияләү һәм энергетика хуҗалыгы” АҖнең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен тарифлар килештерү хакында.
4. “Әлмәт-Су каналы” АҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен тарифлар килештерү хакында.
5. “Әлмәт-Су каналы” АҖнең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен тарифлар килештерү хакында.
6. “Промочистка” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен тарифлар килештерү хакында.
7. “Промочистка” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен тарифлар килештерү хакында.
8. Кулланучыларга “Лениногорск җылылык челтәрләре” ҖЧҖ тарафыннан җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар килештерү хакында.
9. “XXI гасыр җитештерү-төзелеш компаниясе” ҖЧҖ өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә тарифлар килештерү хакында.
10. “Лениногорск җылылык челтәрләре” ҖЧҖ тарафыннан кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында җиткерелә торган кайнар суга тарифлар килештерү хакында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карамагына тапшырылды.