ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында Эксперт советы утырышы булды

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

2015 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагында Татарстан Республикасының электр энергетикасы һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы эшчәнлек башкаручы оешмаларның инвестиция программаларын карау буенча Эксперт советының утырышы булды. Эксперт советы составына ТР дәүләт хакимияте органнары һәм оешмалары вәкилләре керде.

Көн кадагында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. 2015 ел чаралары өлешендә “ТГК Урыссу ГРЭС” ЯАҖнең электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләү өлкәсендә 2011-2015 елларга инвестиция программасына үзгәрешләр кертү проектын карау.

2. 2015 ел чаралары өлешендә “Бөгелмә ПТС” ААҖнең җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә 2013-2015 елларга инвестиция программасына үзгәрешләр кертү проектын карау.

3. Җылылык белән тәэмин итү өлешендә “Бөгелмә ПТС” ААҖнең 2016-2018 елларга инвестиция программасына үзгәрешләр кертү проектын карау.

4. 2015 ел чаралары өлешендә “Казэнерго” ААҖ, “Әлмәт җылылык челтәрләре” ААҖ, “Суүткәрү-канализацияләү һәм энергетика хуҗалыгы” АҖ һәм “Теплосервис” МУП инвестиция программаларына үзгәрешләр кертү проектлары буенча читтән торып тавыш бирү нәтиҗәләрен җиткерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International