Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Электр энергиясенең күмәртәләп һәм берәмтекләп сату базарлары объектлары тарафыннан мәгълүмат ачу стандартларын раслау хакында” 17.09.2015 ел, №987 карарына (алга таба – Стандартлар) үзгәрешләр кертелү сәбәпле территориаль челтәр оешмалары, Стандартларның 9 һәм 11 пунктларында каралган мәгълүматтан кала, түбәндәгеләрне дә ача:
- технологик тоташтырган өчен чыгымнар турында фараз мәгълүматлар хакында мәгълүмат;
- көчәнеше 35 кВ кимрәк һәм тоташтырыла торган куәте 8900 кВт дәрәҗәдә булган территориаль бүлү челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү хисаплау өчен стандартлаштырылган тариф ставкалары хакында мәгълүмат;
- технологик тоташтырганда башкарыла торган чараларга тотылган чыгымнар турында мәгълүмат;
- технологик тоташтырган өчен челтәр оешмасының кирәкле вал табышын хисаплау турында мәгълүмат;
- алдагы 3 ел өчен һәр чара буенча тоташтырылган максималь куәт күләмнәре буенча фактта булган уртача күрсәткечләр турында мәгълүмат;
- алдагы 3 ел өчен һәр чара буенча электр тапшыру линияләренең озынлыгы турында һәм төзелгән объектларның максималь куәт күләмнәре турында мәгълүмат;
- агымдагы елда төзелгән шартнамәләр буенча технологик тоташтыруны гамәлгә ашыру турында мәгълүмат;
- агымдагы ел өчен технологик тоташтыруга бирелгән гаризалар турында мәгълүмат.