26 октябрьдән башлап Казаннан Мәскәүгә яңа авиарейслар барлыкка киләчәк

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе

Киләсе атнадан башлап, 26 октябрьдән, “Казан” халыкара аэропортыннан “Домодедово”га яңа көндәлек авиарейслар ачыла, аларны Россиянең  NordStar авиакомпаниясе башкарачак.

Яңа рейслар Мәскәү аэропортына көненә ике мәртәбә ешлыкта – 06.50 һәм 11.30 сәгатьләрдә ясалачак. Кире тарафка очу өчен пассажирлар 9.05 һәм 21.50 сәгатьләрдә ясала торган иртәнге һәм кичке рейсларны сайлый алачак.

Казаннан Мәскәүгә һәм кирегә таба очу өчен минималь тариф, җыемнарны исәпкә алмыйча, бер юнәлеш өчен 1800 сум тәшкил итәчәк. Рейслар Boeing 737-800 самолетларында ясалчак.

https://news.mail.ru/economics/23691690/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International