Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясе утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “Таткоммунэнерго” АҖ өчен эчә торган суга тариф килештерү хакында.
2. “РПО “Таткоммунэнерго” АҖ җиткерә торган кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар су өчен тарифлар килештерү хакында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары белән килештерелде һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карамагына тапшырылды.