Объектлары җылылык белән тәэмин итү, үзәкләштерелгән кайнар су, салкын су белән тәэмин итү һәм су бүлү системалары объектлары, мондый системаларның аерым объектлары саналган концессия килешүләренә карата монополиягә каршы органның мондый килешүләрнең шартларына үзгәрешләр кертү вәкаләтләре 2013 елның 7 маендагы “Концессия килешүләре турында” һәм Россия Федерациясенең аерым закон чыгару актлары” 103-ФЗ номерлы Федераль законда билгеләнгән, аның нигезләмәләре 2014 елның 1 гыйнварында гамәлгә керде, ә башка төрле объектлар буенча төзелгән концессия килешүләренә карата алар 2014 елның 21 июлендәге “Концессия килешүләре турында” һәм Россия Федерациясенең аерым закон чыгару актлары” Федераль законына үзгәрешләр кертү хакында”гы 265-ФЗ номерлы Федераль законда билгеләнгән, аның нигезләмәләре 2015 елның 1 февралендә үз көченә керде.
103-ФЗ һәм 265-ФЗ номерлы Законнарның нигезләмәләре күрсәтелгән законнар гамәлгә кергәннән соң үткәрелгән конкурсларның нәтиҗәләре буенча төзелгән концессия килешүләренә кагыла, ягъни ТКХ объектларына карата концессия килешүе төзү хокукына конкурс үткәрү турындагы хәбәр 2014 елның 1 гыйнварыннан соң, ә башка объектларга карата – 2015 елның 1 февраленнән соң басылып чыгарга тиеш.
Димәк, әгәр дә 103-ФЗ һәм 265-ФЗ номерлы Законнар үз көченә кергәнче төзелгән концессия килешүендә тарафларның килешүе буенча концессия килешүендәге шартларны үзгәртү мөмкинлеге каралган булса, ул вакытта мондый концессия килешүенә үзгәрешләр кертүне монополиягә каршы орган белән килештерү таләп ителми.
http://base.consultant.ru/cons/cgi/online.cgi?req=doc;base=LAW;n=187470;fld=134;dst=1000000001,0;rnd=0.02164897578768432