Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре “2015-2016 елларда электр һәм җылылык энергетикасында тарифларны җайга салу, әлеге өлкәне үстерү перспективалары” темасы буенча XIV Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә катнашты, ул Сочида 15-17 октябрь көннәрендә узды.
Федераль дәрәҗәдә соңгы вакытта гамәлгә ашырылган структур үзгәртеп корулардан соң Бөтенроссия киңәшмәсе беренче тапкыр Монополиягә каршы федераль хезмәт эгидасында узды. Чарада федераль дәрәҗәдә һәм Россия Федерациясе субъектлары дәрәҗәсендә тарифларны җайга салу буенча функцияләр башкаруны координацияләү, тарифларны җайга салу өлкәсендә законнарны камилләштерү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.
Анда катнашу һәм чыгыш ясау өчен Россиянең Энергетика министрлыгы, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, тарифларны җайга салу буенча региональ дәүләт органнары, табигый монополияләр субъектлары, шулай ук “Базар советы КБП” һәм ЭСК, “Энергияне кулланучылар берләшмәсе” КБП ассоциацияләре, “СО ЕЭС” ААҖ вәкилләре чакырылган иде.
Семинар эшендә шулай ук челтәр, энергия һәм җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның, җайга салынулы оешмаларның, электр энергиясен җитештерүче һәм кулланучы, гарантияле төстә җиткерүче, энергия сатучы компанияләрнең вәкилләре, экспертлар катнашты.
Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе инде 10 елдан артык ел саен үткәрелә. Семинар-киңәшмәнең түгәрәк өстәлләре кысаларында электр һәм җылылык энергетикасын җайга салу өлкәсендәге иң актуаль мәсьәләләр карап тикшерелде.