ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре урман утыртуда катнашты

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе

2015 елның 3 октябрендә барлык республика буенча меңнәрчә кеше агач утыртуда катнашты. Әлеге акциягә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре дә кушылды.

ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары сүзләренә караганда, бу көнне 1 миллионнан артык утырту материалы утыртылды, ә әлеге бәйрәмне 150-170 мең тирәсе кеше манзара кылды.

Исегезгә төшерәбез, урман утырту акциясе әле сентябрь башында ук “Яшә, урман” исеме белән башланып китте. Бөтенроссия урман утырту көненең ватаны булып Татарстан санала. Россиядә беренче тапкыр 2011 елда Татарстанның урман утырту акциясе игълан ителде, шуннан соң әлеге чара бөтен Россия буйлап таралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International