Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булды

2015 елның 2 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “ГенСтройПодряд” ҖЧҖнең капиталь төзелеш объекты – “Даурия урамы, 34а адресы буенча 25 катлы торак йорт”ны шәхси тәртиптә “Казэнерго” ААҖнең җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру өчен түләү билгеләү хакында.

2. “Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы дәүләт торак фонды” КБО объекты – “Казан ш. Идел буе районы, Оренбург тракты урамы буенча торак булмаган биналары һәм җир асты автотукталышы белән тышкы инженерлык челтәрләре булган 306 фатирлы 3 номерлы торак йорт”ны Казан ш. “СУКАНАЛЫ” МУП үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.

3. “Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы дәүләт торак фонды” КБО объекты – “Казан ш. Идел буе районындагы Оренбург тракты урамы буенча торак булмаган биналары һәм җир асты автотукталышы белән тышкы инженерлык челтәрләре булган 306 фатирлы 3 номерлы торак йорт”ны Казан ш. “СУКАНАЛЫ” МУП үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.

4. Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы дәүләт торак фонды объекты – “М-14 торак комплексы”н һәм “Каенлык аланы” торак комплексын  Казан ш. “СУКАНАЛЫ” МУП үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.

5. “Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге” ФБССУ объекты – “Өстәмә ике кат төзеп һәм аңа җир астында автотукталыш белән янкорма торгызып Сеченов урамы буенча 13а адресы буенча ике катлы бактериологик лаборатория бинасы реконструкциясе”н Казан ш. “СУКАНАЛЫ” МУП үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар билгеләү хакында.

6. “Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге” ФБССУ объекты – “Өстәмә ике кат төзеп һәм аңа җир астында автотукталыш белән янкорма торгызып Сеченов урамы буенча 13а адресы буенча ике катлы бактериологик лаборатория бинасы реконструкциясе”н Казан ш. “СУКАНАЛЫ” МУП үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар билгеләү хакында.

7. “Залесный Сити” ҖЧҖ объекты – “Залесная-Горьков шоссесы урамы буенча Залесный поселегындагы торак комплексы”н Казан ш. “СУКАНАЛЫ” МУП үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.

8. “Барселона” ҖЧҖ объекты – “Островский-Кәҗә бистәсе ур. адресы буенча күп дәрәҗәле паркингы булган торак комплексы”н Казан ш. “СУКАНАЛЫ” МУП үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.

9. “Барселона” ҖЧҖ объекты – “Островский-Кәҗә бистәсе ур. адресы буенча күп дәрәҗәле паркингы булган торак комплексы”н Казан ш. “СУКАНАЛЫ” МУП үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.

10. “Казан Финанс-төзелеш Компаниясе” ҖЧҖ объекты – “Тунаков ур., 45 адресы буенча торак булмаган биналары һәм җир асты автотукталышы кертеп төзелгән торак йортлар”ны Казан ш. “СУКАНАЛЫ” МУП үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.

Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң ММЧда басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International