“ЮТэйр” авиакомпаниясе Казаннан Мәскәүгә көндәлек рейслар ача

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе

 ЮТэйр октябрьдә Мәскәү-Казан-Мәскәү маршруты буенча очышлар башлап җибәрә, дип хәбәр итә “Казан” халыкара аэропорты матбугат хезмәте.

Рейслар көненә ике тапкыр көн саен Boeing 737-500 лайнерларында  эконом һәм бизнес-классларда башкарылачак. Бер тарафка эконом-класс өчен минималь тариф 4 175 сум, бару-кайту 8 260 сумнан башлап тәшкил итәчәк.

Шулай ук “ЮТэйр” көн саен Казаннан Уфага һәм Сургутка ATR 72-500 самолетларында оча.

 http://www.temakazan.ru/news/transport/item/18232/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International