“Торак һәм коммуналь хуҗалык реформасы: тармакта тарифларны җайга салу” Бөтенроссия гамәли семинар үткәрелү хакында

2015 елның 6 октябре, сишәмбе

Монополиягә каршы көрәш һәм тарифларны җайга салу өлкәсендә дәүләт идарәсен камилләштерү сәбәпле 29-30 октябрь көннәрендә Мәскәү шәһәрендә “Торак һәм коммуналь хуҗалык реформасы: тармакта тарифларны җайга салу” Бөтенроссия гамәли семинары үткәреләчәк.

Әлеге семинар кысаларында безнең илдә торак һәм коммуналь хуҗалык эшчәнлеге өчен җаваплы булган дәүләт хакимияте органнары бетерелүче Федераль тарифлар хезмәтенең функцияләрен Монополиягә каршы федераль хезмәткә тапшырылуы буенча тулырак итеп аңлатмалар бирәчәк. Шулай ук семинарның пленар утырышларында, тематик секцияләрендә һәм  мастер-классларында түбәндәге темалар яктыртылачак:

·        Коммуналь предприятиеләрне үстерүнең стратегик бурычлары;

·        РСО өлкәсендәге законнарда планлаштырылучы үзгәрешләр;

·        Коммуналь предприятиеләрнең дәүләти функцияләве;

·        Концессия килешүләре;

·        Дәүләти шәхси партнерлыкны үстерү;

·        Аерым коммуналь хезмәт төрләре буенча исәп-хисап үзенчәлекләре;

·        Гражданнарны туры түләүләргә кабул итү;

·        Тарифлар буенча аңлашылмаучанлыкларны карап тикшерү;

·        Бер компонентлы һәм ике компонентлы тарифларны куллану;

·        Электр челтәрләренә технологик тоташтыруның техник шартлары;

·        Суд һәм хокук куллану тәҗрибәсе;

·        Монополиягә каршы контрольлек.

Профессиональ диалог төзү өчен семинарда түбәндәгеләр катнашачак:

*  Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре;

·        Россия Федерациясенең Икътисади үсеш министрлыгы вәкилләре;

·        Россия Федерациясе Дәүләт Думасы вәкилләре;

·        Россия Федерациясенең Монополиягә каршы хезмәт вәкилләре;

·        Россиянең су белән тәэмин итү һәм су бүлү ассоциациясе вәкиле;

·        Россиядә җылылык белән тәэмин итү” КБП вәкиле;

·        АКЦ Жилкомаудит” ЯАҖ вәкиле;

·        Һәм башкалар.

Семинарны оештыручы“ТКХ идарәсе” Тармак Мәгълүмат Порталы. Инде ун ел рәттән Портал Россиядәге төбәкләрдә торак һәм коммуналь хуҗалык предприятиеләре җитәкчеләренең һәм хезмәткәрләренең компетенциясе дәрәҗәсен һәм һөнәри белем дәрәҗәсе сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрә.

Семинарның координаторы: Ильяс Гобәйдуллин. тел.:+7 905 574 97 84,

e-mail: ilyas@od-group.ru

Семинар җитәкчесе: Золин Юрий Михайлович, тел: +7 499 372 10 39, моб.: +7 903 126 66 01, e-mail: zolin@up-gkh.ru

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International