Бүген Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, өлкәннәр көне декадасын билгеләү кысаларында, ТР ТДК ветераннарын хөрмәтләде. Традиция буенча һәр көздә Дәүләт комитеты тарафыннан шундый очрашулар үткәрелә.
Быел хөрмәтле кунаклар өчен тарих һәм татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге музеена экскурсия, шулай ук Казан Кремленә күзәтү экскурсиясе оештырылды. Чаралар Кремль территориясендәге кафеда бәйрәм табыны артында тәмамланды, биредә Дәүләт комитеты җитәкчелеге республикадагы дәүләти җайга салу хезмәтен торгызу һәм үстерү өлкәсендә ветераннарның керткән зур өлеше өчен рәхмәтен җиткерде. Чакырылган кунакларга бүләк рәвешендә истәлекле фотосурәтләр тапшырылды.