Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Ведомствоара комиссия 2015 елда медицинада куллану өчен дару препаратлары исемлеген һәм медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле булган дару препаратларының минималь ассортиментын яңадан карарга кереште, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә. Исемлекләрне төзү кагыйдәләре Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 28.08.2014 ел, №871 карары белән расланган.
Үткәрелгән утырышлар барышында вәкаләт бирелгән эксперт оешмалары һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының төп штаттан тыш белгечләре, эшчәнлек профилен исәпкә алып, фәнни экспертиза нәтиҗәләре буенча бәяләмәләр һәм киңәшләр биргән препаратларны исемлеккә кертү һәм чыгару буенча 140 тәкъдим карап тикшерелде. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына килгән барлык тәкъдимнәр дә документаль экспертиза этабын узды.
Дару препаратлары исемлеген төзү процедурасының максималь рәвештә “үтәкүренмәле” булуын тәэмин итү максатларында комиссия утырышлары Интернет челтәре аша онлайн-трансляцияләнде, иҗтимагый оешмалардан һәм һөнәри һәм пациент бергәлекләре тарафыннан булган берләшмәләрдән күзәтеп торучылар чакырылды.
Үткәрелгән утырышлар нәтиҗәсендә түбәндәге карарлар кабул ителде:
Гомер өчен кирәкле һәм әһәмиятле дару препаратлары исемлегенә дару препаратларының өстәмә 46 позициясен, шулай ук бу исемлеккә инде кертелгән позицияләргә яңа 3 дару рәвешен өстәргә, ә 1 позицияне (телапревир) төшереп калдырырга;
Гемофилия, муковисцидоз, гипофизар нанизмом, Гоше чире, лимфоидлы, кан оештырулы һәм аңа тиңдәш тукымаларның яман шешләре, таркау склероз белән авыручы затларны, шулай ук органнары һәм (яки) тукымалары (7 ВЗН) трансплантацияләнгән затларны тәэмин итү өчен юнәлдерелгән дару препаратлары исемлегенә өстәмә рәвештә натализумаб препаратын (таркау склероз белән авыручыларга патогенетик терапиянең беренче линиясе) өстәргә;
Медицинада куллану өчен дару препаратлары, шул исәптән медицина оешмаларындагы табиб комиссияләре карарлары нигезендә медицинада файдалану өчен билгеләнә торган дару препаратлары исемлегенә дару препаратларының өстәмә 17 позициясен (дару рәвешләрен үзгәртүне исәпкә алып) өстәргә;
Медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле булган минималь дару препаратлары ассортиментына (минималь ассортимент) 1 өстәмә позиция өстәргә (висмута трикалия дицитрат) һәм 1 дару рәвешенә үзгәрешләр кертергә (парацетамол, сироп).
Дару препаратларының конкрет позицияләре буенча карарларны күрсәтеп, комиссия утырышларыннан өземтә һәм Министрлык тарафыннан әзерләнгән Россия Федерациясе законнарында каралганча медицинада файдалану өчен дару препаратларының исемлек проектлары Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Интернеттагы рәсми сайтында урнаштырылган, түбәндәге адрес буенча: