27 сентябрь көнне Казанда “Милләтләр кроссы-2015” Бөтенроссия йөгерү көненә үзәк старт бирелде. Традициягә әверелгән чабышлар “Казан аренасы” стадионына янәшә урнашкан мәйданда оештырылды.
Бөтенроссия йөгерү көне – ул шәһәр тормышындагы әһәмиятле вакыйга. Һәвәскәрләр белән беррәттән, шәхсән үрнәгендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы спортчы-профессионаллар, спорт ветераннары, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр дә стартка чыкты.
Җиңел атлетика стартлары иртә таңнан башланды һәм берьюлы берничә категориядә узды: спортчы-профессионаллар чабышы (12, 8, 6, 4 һәм 2 чакрымга), ветераннар чабышы, традициягә әйләнгән гаилә чабышлары (500 метрга), массакүләм чабышлар (2 чакрымга) һәм VIP-чабышлар (2 чакрымга), аларда дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре катнашты.
“Милләтләр кроссы” – ел саен Россия территориясендә уза торган җәйге спорт төрләре буенча иң масштаблы спорт чарасы. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел Казан “Милләтләр кроссы” Бөтенроссия йөгерү көне өчен үзәк мәйданга әверелде. Татарстан башкаласыннан кала, массакүләм чабышлар илебезнең тагын 84 шәһәрендә узды.