Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булды

2015 елның 25 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “ДОМКОР” ҖЧҖ объектын – “Чаллы шәһәренең Мәләкәс арты торак районында янкорма рәвешендә төзелгән торак булмаган билгеләнештәге биналары белән күп катлы 20-03 торак йорт”ны “ЧАЛЛЫ СУ КАНАЛЫ” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.

2. “ДОМКОР” ҖЧҖ объектын – “Чаллы шәһәренең Мәләкәс арты торак районында янкорма рәвешендә төзелгән торак булмаган билгеләнештәге биналары белән күп катлы 20-03 торак йорт”ны “ЧАЛЛЫ СУ КАНАЛЫ” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.

3. “ДОМКОР” ҖЧҖ объектын – “Чаллы шәһәренең Мәләкәс арты торак районында янкорма рәвешендә төзелгән торак булмаган билгеләнештәге биналары белән күп катлы 20-05 торак йорт”ны “ЧАЛЛЫ СУ КАНАЛЫ” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.

4. “ДОМКОР” ҖЧҖ объектын – “Чаллы шәһәренең Мәләкәс арты торак районында янкорма рәвешендә төзелгән торак булмаган билгеләнештәге биналары белән күп катлы 20-05 торак йорт”ны “ЧАЛЛЫ СУ КАНАЛЫ” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.

5. “Коммуналь челтәрләр – Татарстан” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.

6. “Коммуналь челтәрләр – Татарстан” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.

7. Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районында “Авторитет” транспорт компаниясе” ҖЧҖ тарафыннан шәһәр яны юнәлешендә гомуми файдаланудагы автомобиль транспорты белән пассажирларны һәм багажны ташу өчен чик күләмдәге максималь тарифларны билгеләү хакында.

Барлык каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң ММЧда басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International