ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында Эксперт советы утырышы булды

2015 елның 23 сентябре, чәршәмбе

2015 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагында Татарстан Республикасының электр энергетикасы һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы эшчәнлек башкаручы оешмаларның инвестиция программаларын карау буенча Эксперт советының утырышы булды. Эксперт советы составына ТР дәүләт хакимияте органнары һәм оешмалары вәкилләре керде.

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару өлкәсендә “ТГК-16” ААҖнең 2016-2018 еллар өчен инвестиция программасы проектын карау.

2. Электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару өлкәсендә “Түбән Кама ТЭЦ” ҖЧҖнең 2011-2015 еллар өчен инвестиция программасына 2015 елгы чаралар өлешендә үзгәрешләр кертү проектын карау.

3. Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә “Алабуга ПТС” ААҖнең 2014-2018 еллар өчен инвестиция программасына 2015-2018 еллардагы чаралар өлешендә үзгәрешләр кертү проектын карау.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International