Һәр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ике сәгать дәвамында теплоходлар Идел буйлап хәрәкәт итә. Казанның елга вокзалыннан кузгалып китү вакыты – 15.00 сәгатьтә. Елга буйлап сәяхәт кылуның өлкәннәр өчен юл бәясе – 250 сум, 5 яшькәчә балалар өчен – бушлай, 5 яшьтән 10 яшькәчә балалар өчен – 125 сум.
Шулай ук җылы һава торышыннан файдаланып, Свияжски утрау-шәһәрендә кунак булырга мөмкин. Пассажирлык теплоходлары Казанның елга вокзалыннан көн саен 08.20 сәгатьтә кузгала һәм Свияжскига 10.30 сәгатьтә килеп җитә. Свияжскидан китү вакыты – 15.30. Бер тарафка билет бәясе 114 сум тора, 5 яшьтән 10 яшькәчә булган балалар өчен 50 процентлы ташлама гамәлдә.
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте