“Татарстан Республикасының сатып алуларны үстерү үзәге” Татарстан Республикасы Дәүләт унитар предприятиесе товарларны, эшләрне, хезмәтләрне аерым төр юридик затлар тарафыннан сатып алулар өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга сала торган норматив-хокукый актларны белү дәрәҗәсен билгеләү өчен заказчыларга карата автоматлаштырылган тест үткәрә.
Шул сәбәпле, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җайга салынулы оешмалардан 2015 елның 30 сентябрендәге “Аерым төр юридик затлар тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алулар турында” 18.07.2011, №223-ФЗ Федераль закон буенча товарларны, эшләрне, хезмәтләрне сатып алуларны башкару өчен җаваплы булган хезмәтләргә тест үтүдә ярдәм итүне сорый.
Тест “Татарстан Республикасының сатып алуларны үстерү үзәге” Татарстан Республикасы Дәүләт унитар предприятиесе сайтында http://zakupki.tatar “Тест үткәрү” бүлегендә бушлай үткәрелә.
Автоматлаштырылган тест үсткәрү белән бәйле техник мәсьәләләр буенча Садыйкова Лиана Илгиз кызына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, тел.: (843)291-95-81.