Корбан бәйрәме кысаларында 23 һәм 24 сентябрь көннәрендә Казанның “Көньяк” автовокзалы ихтыяҗ булган юнәлешләрдә өстәмә рейслар оештыра. Пассажирлар Болгар, Свияжски, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Чистай, Нурлат, Тольятти, Уфа, Күмертау, Чирмешән, Яңа Чишмә һәм башка шәһәрләргә билетлар сатып алырга мөмкин.
Рейслар турында тулырак мәгълүматны автовокзалның 2-373-323 белешмә телефоны аша алырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
http://www.temakazan.ru/news/transport/item/18100/