ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты “СК Плауэн” ҖЧҖ тарафыннан 2011 елның 7 декабрендәге “Су белән тәэмин итү һәм су бүлү турында” 416-ФЗ номерлы Федераль законның 31 статьясы бозылган дип тапты

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты, административ хокук бозу турында эшне карап тикшергәннән соң, “СК Плауэн” ҖЧҖ тарафыннан законнарда билгеләнгән тәртиптә расланган тарифлар булмаганда су җиткерү эшчәнлеге башкару өлешендә 2011 елның 7 декабрендәге “Су белән тәэмин итү һәм су бүлү турында” 416-ФЗ номерлы Федераль законның 31 статьясы бозылган дип тапты. “СК Плауэн” ҖЧҖнең юридик һәм вазифаи заты РФ КоАП 14.6 статьясының 2 өлеше нигезендә, 150 мең сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

Искәртеп үтәбез, су белән тәэмин итү эшчәнлеге 2011 елның 7 декабрендәге “Су белән тәэмин итү һәм су бүлү турында” 416-ФЗ номерлы Федераль законның 31 статьясы нигезендә җайга салынулы эшчәнлек төренә карый. Салкын су белән тәэмин итү өлкәсендә түбәндәге тарифлар җайга салынырга тиеш:

1) эчә торган су тарифы (эчә торган су белән тәэмин итү);

2) техник су тарифы;

3) су транспортлаган өчен тариф;

4) су китергән өчен тариф;

5) үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен тариф.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан расланган тиешле тариф булмаган очракта су белән тәэмин итү эшчәнлеге бәя билгеләүнең билгеләнгән тәртибен бозу булып санала һәм РФ КоАП 14.6 статьясының 2 өлеше нигезендә гражданнарга биш мең сум күләмендә; вазифаи затларга – биш мең сум күләмендә штраф салынып яки өч елга кадәр квалификациясеннән мәхрүм итеп; юридик затларга йөз мең сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тарту өчен сәбәп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International