Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булды

2015 елның 18 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “Промочистка” ҖЧҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар билгеләү хакында.

2. “Промочистка” ҖЧҖ үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар билгеләү хакында.

3. “Таткоммунэнерго” РҖБ АҖ тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар билгеләү хакында.

Барлык мәсьәләләр буенча да тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң ММЧда басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International