Су белән тәэмин итү, су бүлү, җылылык белән тәэмин итү, җылылык энергиясе тапшыру буенча хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә эшчәнлек башкаручы оешмалар тарафыннан ирекле файдалана алырга мөмкин булган мәгълүматны ачу кирәклеге хакында

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 17 гыйнварындагы “Су белән тәэмин итү һәм су бүлү өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары турында” 6 номерлы, 2013 елның 5 июлендәге “Җылылык белән тәэмин итүче оешмалар, җылылык челтәрләре оешмалары һәм җайга салу органнары тарафыннан мәгълүмат ачу стандартлары турында” 570 номерлы, 2009 елның 30 декабрендәге “Коммуналь комплекс оешмалары тарафыннан мәгълүмат ачу стандартларын раслау турында” 1140 номерлы  карарлары белән расланган мәгълүмат ачу стандартлары үтәлеше зарурлыгы хакында кисәтә.

Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексының 1 өлешендәге 19.8.1 статьясы нигезендә табигый монополияләр субъектларының һәм (яки) коммуналь комплекс оешмаларының җайга салынулы эшчәнлеге турында мәгълүмат ачуның билгеләнгән стандартларын һәм, табигый монополияләр субъектлары һәм (яки) коммуналь комплекс оешмалары тарафыннан мәгълүмат тапшыру вакытларын һәм ешлыгын да кертеп, аны тапшыру һәм (яки) тутыру рәвешләрен бозу вазифаи затларга – биш мең сумнан алып егерме мең сумга кадәр; юридик затларга йөз мең сумнан алып биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International