Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2015 елның 4 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “Таткоммунэнерго” РҖБ Акционерлык җәмгыяте өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә тарифлар килештерү турында.

2. 2015-2018 еллар өчен “Таткоммунэнерго” РҖБ Акционерлык җәмгыяте тарафыннан күрсәтелә торган каты көнкүреш калдыкларын юк итү һәм күмү хезмәтләре өчен тарифлар килештерү хакында.

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карамагына тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International