Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышы булды

2015 елның 31 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә “Транснефть-Прикамье” АҖнең технологик ЗРУ-10 кВ “Ковал-1” ППСен технологик тоташтырган өчен түләү билгеләү турында.

2. “Камгэсэнергострой” КТИ ҖЧҖ объектын – “Чаллы шәһәрендәге “Мәләкәс арты” торак районының 21 нче микрорайонындагы 21-09 торак йорт”ны “ЧАЛЛЫСУКАНАЛЫ” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.

3. “Камгэсэнергострой” КТИ ҖЧҖ объектын – “Чаллы шәһәрендәге “Мәләкәс арты” торак районының 21 нче микрорайонындагы 21-09 торак йорт”ны “ЧАЛЛЫСУКАНАЛЫ” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.

4. Җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар билгеләү хакында.

5. “Менделеевск районының торак-коммуналь хуҗалык идарәсе” муниципаль унитар предприятиесе өчен эчә торган суга һәм җыентык суны транспортлау өчен тарифлар билгеләү хакында.

         Каралган барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң ММЧда бастырып чыгарылачак һәм Дәүләт комитетында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International