ТР Дәүләт комитетында Эксперт советы утырышы булды

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

2015 елның 29 июлендә Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты утырышлар залында Татарстан Республикасының Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагындагы Электр энергетикасы һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы эшчәнлек башкаручы оешмаларның инвестиция программаларын карау буенча эксперт советының утырышы булды. Эксперт советы составына ТР дәүләт хакимияте органнары һәм оешмалары вәкилләре керде.

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “Оборонэнерго” ААҖ “Идел-Нократ филиалының 2016-2019 еллар өчен электр белән тәэмин итү өлкәсендә инвестиция программасы проектын карау.

2. “Түбән Кама ТЭЦ” ҖЧҖнең 2016-2018 еллар өчен электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару өлкәсендә инвестиция программасы проектын карау.

3. “Урыссу ГРЭС ТГК” ЯАҖнең 2016-2018 еллар өчен электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару өлкәсендә инвестиция программасы проектын карау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International