Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “Камгэсэнергострой” КТИ ҖЧҖ объектын – “Чаллы шәһәрендәге “Мәләкәс арты” торак районының 21 нче микрорайонындагы 21-09 торак йорт”ны “ЧАЛЛЫСУКАНАЛЫ” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.
2. “Камгэсэнергострой” КТИ ҖЧҖ объектын – “Чаллы шәһәрендәге “Мәләкәс арты” торак районының 21 нче микрорайонындагы 21-09 торак йорт”ны “ЧАЛЛЫСУКАНАЛЫ” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.
3. Җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар килештерү хакында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карамагына тапшырылды.