Казаннан Мәскәүгә самолетлар ешрак очачак

2015 елның 3 августы, дүшәмбе

8 августтан башлап Казаннан Мәскәүгә таба булган авиарейслар саны артачак: кичке рейс, дүшәмбедән кала, көн саен башкарылачак. Казанлыларга җайлы булсын өчен дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә көненә икешәр рейс ясалачак – иртән һәм кичен, дип хәбәр итә “Казан” халыкара аэропортының матбугат хезмәте. Шул ук вакытта билетлар өчен минималь бәяләр билгеләнәчәк – бер тараф өчен ул 3150 сум тәшкил итәчәк.

         Даими рейслар Red Wings авиакомпаниясе тарафыннан безнең илдә җитештерелгән заманча SSJ-100” самолетларында башкарылачак, аларда ике класслы компоновка: бизнес-класслы сигез һәм эконом-класслы 85 урын бар. Бизнес-класстагы утыргычлар адымы – 96, ә эконом класслы салонда – 76 сантиметр. Шулай ук әлеге рейсларда “Казан-Мәскәү” юнәлеше буенча барлык пассажирларга эчемлекләр һәм туклану ризыклары бирелә.

         Белешмәләр һәм тарифлар турында мәгълүмат алу буенча тәүлек буе эшли торган +7 (495) 212-12-51 телефон номеры аша белешергә була.

“Казан темасы”: http://www.temakazan.ru/news/transport/item/17410/

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International