“Монополиягә каршы һәм тарифларны җайга салу өлкәсендә дәүләти идарә һәм контрольлек итүнең кайбер мәсьәләләре хакында” Россия Федерациясе Президенты Указы
Монополиягә каршы һәм тарифларны җайга салу өлкәсендә дәүләт идарәсен һәм контрольлеген камилләштерү, федераль башкарма хакимият органнары структурасын оптимальләштерү максатларында карар бирәм:
1. Федераль тарифлар хезмәтен бетерергә.
2. Бетерелә торган Федераль тарифлар хезмәте функцияләрен Монополиягә каршы федераль хезмәткә тапшырырга.
3. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең бетерелүче Федераль тарифлар хезмәтенең, шул исәптән суд карарларын башкару нәтиҗәсендә барлыкка килгән йөкләмәләре буенча хокуклы варисы булуын билгеләргә.
4. Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 12 маендагы “Федераль башкарма хакимият органнарының структурасы турында” 636 номерлы Указы (Россия Федерациясе законнар җыентыгы, 2012, № 22, 2754 ст.; № 27, 3674 ст.; 2013, № 12, 1247 ст.; № 26, 3314 ст.; № 30, 4086 ст.; № 35, 4503 ст.; № 39, 4969 ст.; № 44, 5729 ст.; 2014, № 12, 1261 ст.; № 14, 1608 ст.; № 20, 2496 ст.; № 37, 4934, 4935 ст.; 2015, № 14, 2106 ст.; Хокукый мәгълүмат буенча рәсми интернет-портал (www.pravo.gov.ru), 2015, 16 июль, № 0001201507160001) белән расланган федераль башкарма хакимият органнары структурасына, “Эшчәнлекләренә Россия Федерациясе Хөкүмәте җитәкчелек итә торган федераль хезмәтләр һәм федераль агентлыклар” дигән III бүлектән “Федераль тарифлар хезмәте” сүзләрен алып ташлап, үзгәреш кертергә.
5. Россия Федерациясе Хөкүмәтенә:
а) Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән вакытларда Федераль тарифлар хезмәте бетерелү сәбәпле юкка чыгару процедураларын үткәрүне тәэмин итәргә;
б) әлеге Указ нигезендә бетерелә торган Федераль тарифлар хезмәтенең Монополиягә каршы федераль хезмәткә тапшырыла торган функцияләренең өзлексез гамәлгә ашырылуын тәэмин итәргә;
в) әлеге Указ нигезендә бетерелә торган Федераль тарифлар хезмәтенең Монополиягә каршы федераль хезмәткә тапшырылучы функцияләрен үтәү максатларында кадрлар потенциалы сакланышын алдан ук исәпкә алырга;
г) әлеге Указны үтәүгә бәйле булган оештыру, финанс, матди-техник һәм башка мәсьәләләрнең хәл ителешен тәэмин итәргә;
д) 3 айлык срокта:
үз актларын әлеге Указ белән туры китерергә;
Россия Федерациясе Президенты актларын әлеге Указга туры китерү буенча тәкъдимнәр җиткерергә;
е) әлеге Указны үтәү белән бәйле булган башка чаралар үткәрелешен тәэмин итәргә.
6. Әлеге Указ аңа имза салган көнне гамәлгә керә.
Россия Федерациясе Президенты В. Путин
http://www.fstrf.ru/press/news/1983