Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “ФОН” ҖЧҖ объекты – “Казан шәһәренең Совет районындагы Академик Губкин урамы буенча торак йорт”ны Казан ш. “СУКАНАЛЫ” МУП үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.
2. “ФОН” ҖЧҖ объекты – “Казан шәһәренең Совет районындагы Академик Губкин урамы буенча торак йорт”ны Казан ш. “СУКАНАЛЫ” МУП үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.
3. “Зәй Су каналы” ҖЧҖ карата эчә торган суга һәм су бүлү өчен тарифлар раслау хакында.
Барлык мәсьәләләр буенча да тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң ММЧда басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.