“Содружество” (“Бердәмлек”) ААҖ полигонында билетсыз йөрү өчен штраф күләме һәм аны алу тәртибе билгеләнде

2015 елның 20 июле, дүшәмбе

“Содружество” (“Бердәмлек”) ААҖ шәһәр яны пассажирлык компаниясе хәбәр итә: 2015 елның 6 апрелендәге “Россия Федерациясенең тимер юл транспорты уставы” Федераль законына үзгәрешләр кертү турында” 81-ФЗ номерлы Федераль законның 110 статьясы нигезендә, тимер юл транспортында билетсыз йөргән өчен җаваплылык турында һәм Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының 11.18 статьясының 1 өлешендәге 1 һәм 2 пунктларын көчен югалткан дип тану өлешендә, юлда йөрү документын (билет) сатып алудан баш тарту, шулай ук аны рәсмиләштерү өчен күрсәтелгән хезмәтләргә түләмәгән өчен 10 километр ераклыкка пассажирны ташыган өчен, билетсыз физик зат ачыкланган территориядә поездның вагон классы һәм категориясе тибына карата билгеләнгән тарифның иллегә тапкырланган күләмендә билетсыз  физик зат тарафыннан шәһәр яны юнәлешендәге поездда аны йөртүчегә штраф түләнә.

“Содружество” (“Бердәмлек”) ААҖ полигонында юлда йөрү документын рәсмиләштерү буенча күрсәтелгән хезмәтләргә түләүдән баш тарткан билетсызларга/билетсыз затларга карата түбәндәге штраф күләмнәре билгеләнә:

Татарстан Республикасы  -  900,00 сум.

Удмуртия Республикасы - 1200,00 сум.

Киров өлкәсе - 1100,00  сум.

Чуашия Республикасы - 1350,00 сум.

Мари Иле Республикасы - 1400,00 сум.

Мордовия Республикасы - 850,00 сум.

Башкортостан Республикасы -  900,00 сум.

Свердлау өлкәсе - 825,00 сум.

Перм крае  - 1000,00 сум.

            Шәһәр яны поездында юлда йөрү документын (билет) сатып алудан, шулай ук аны рәсмиләштерү буенча күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүдән баш тарту очрагы ачыкланганда, “Содружество” (“Бердәмлек”) ААҖ хезмәткәре тарафыннан акт төзеләчәк, алга таба ул билетсыз физик затка тапшырылачак.

         Билетсыз физик зат штрафны урында түләргә ризалык биргән очракта, штраф суммасы РС-97 рәвешендәге төрле җыемнар квитанциясендә рәсмиләштерелә.

Билетсыз физик зат штрафны урында яисә ун көнлек срокта “Содружество” (“Бердәмлек”) ААҖ исәп-хисап счетына күчерү юлы белән түләүдән баш тарткан очракта, штраф суд тәртибендә алыначак.

http://sodruzhestvoppk.ru/%D0%BD%D0%BE%D0%B2%D0%BE%D1%81%D1%82%D0%B8/%D0%B2%D0%BD%D0%B8%D0%BC%D0%B0%D0%BD%D0%B8%D1%8E-%D0%BF%D0%B0%D1%81%D1%81%D0%B0%D0%B6%D0%B8%D1%80%D0%BE%D0%B2!-%D1%83%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%BD%D0%BE%D0%B2%D0%BB%D0%B5%D0%BD-%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%BC%D0%B5%D1%80/

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International