Федераль тарифлар хезмәте тарафыннан Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салына торган бәяләрне (тарифларны) хисаплау буенча методик күрсәтмәләр һәм җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәре оешмаларының эшчәнлек төрләренә карата чыгымнарны классификацияләү һәм аерым исәпкә алу буенча Бердәм система расланды, аларда җайга салынулы оешмалар тарафыннан мәҗбүри рәвештә җылылык энергиясе, җылылык йөртү күләмен, җайга салынулы эшчәнлек төрләрен башкаруга бәйле керемнәрне һәм чыгымнарны аерым исәпкә алуны кертүнең бердәм принциплары билгеләнә.
Хәзерге вакытта “ЭнергоКонсалт” ҖЧҖ тарафыннан Россия Федерациясенең гамәлдәге норматив-хокукый актлары нигезендә җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәре оешмаларының керемнәрен һәм чыгымнарын аерым исәпкә алу системасы эшләнгән.
Аерым исәпкә алуны кертү темасының хәзерге вакытта үсеш стадиясендә булуын һәм фактта аерым исәпкә алу системасының предприятиеләрнең аз өлешендә генә гамәлгә ашырылуын исәпкә алып, “ЭнергоКонсалт” ҖЧҖе Татарстан Республикасының җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәре оешмалары белгечләре өчен “Җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәре оешмаларында керемнәрне һәм чыгымнарны аерым исәпкә алу системасын эшләү буенча принципиаль мәсьәләләр һәм гамәли чишелешләр” темасына 6 сәгатькә сузылган семинар-киңәшмә үткәрәчәк.
Семинар түләүсез нигездә үткәрелә.
Семинар-киңәшмәне үткәрү көне һәм урыны турында өстәмә хәбәр ителәчәк.