Казаннан Болгарга "Метеор" исемле модернизацияләнгән тиз йөрешле теплоход йөри башлады

2015 елның 22 июле, чәршәмбе

Казаннан Болгарга "Метеор" исемле тиз йөрешле теплоход йөриячәк. Двигательләре тагын да заманчага һәм экологик яктан яхшыракка алмаштырылган, модернизацияләнгән теплоходлар юлны 2 сәгать 20 минутта узачак. Метеорлар җомга, шимбә һәм ял көннәрендә йөриячәк, билет бәясе 331 сум тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.

Моннан тыш, Казанның елга порты расписаниесенә 11 июльдән башлап Болгарга кадәр өстәмә рейс кертелә. Теплоход Болгарга шулай ук җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә иртәнге 9 сәгатьтә кузгалачак, Казанга исә - 15:30 сәгатьтә.

"Казан темасы":

http://www.temakazan.ru/news/transport/item/17182/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International