Татарстан башкаласында, ДЧ-2015 кысаларында, яңа "Су спорты төрләре сарае" дигән тукталыш ясадылар. 10 июльдән башлап Сибгат Хаким урамы буенча 74, 74а, 75 һәм 54 номерлы маршрут автобуслары туктаячак.
Шулай ук 10 июльдән 17 августка кадәр "Елга порты - Гаврилов ур." маршруты буенча йөрүче 54 номерлы автобусның "Су спорты төрләре сарае" тукталышына кадәр маршруты түбәндәгечә үзгәрәчәк: Чуйков ур. - Чистай ур. - С.Хаким ур. - Чистай ур., алга таба маршрут буенча.
Тиешле үзгәрешләр маршрут күрсәткечләренә кертелде, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.
«Казан темасы": http://www.temakazan.ru/news/transport/item/17160/