2015 елның 29 июнендәге 176-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә РФ Торак кодексына һәм РФнең аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертелде

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

Кабул ителгән Федераль закон нигезендә, асылда:

торак мөнәсәбәтләре өлкәсендә күпфатирлы йортта гомуми милекне капиталь ремонтлау өчен андагы биналарның милекчеләренә кредит яки башка төрле акчалар җәлеп итеп тәртибен билгеләү РФ дәүләт хакимияте органнары вәкаләтенә кертелде;

күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми җыелышы компетенциясенә кертелгән мәсьәләләр даирәсе тәгаенләнде һәм биналарның милекчеләренең гомуми җыелышын үткәрү рәвешләре (җыелышып, читтән торып, җыешылып-читтән торып) билгеләнде;

торак бина һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү структурасы тәгаенләнде (каралганча, коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплау тәртибен бозу, ахыр чиктә әлеге хәл түләүнең артуына китергән очракта гаепле зат кулланучыга РФ Хөкүмәте билгеләгән күләмдә һәм тәртиптә штраф түләргә тиеш, мондый бозу мөрәҗәгать иткәнче яки кулланучы түләгәнчегә кадәр бетерелгән очраклардан гайре);

күпфатирлы йортта гомуми милекне капиталь ремонтлауга кагыла торган аерым нигезләмәләргә төзәтмәләр кертелде;

күпфатирлы йорт белән идарә итү эшчәнлеген лицензияләүгә карата таләпләр үтәлешен контрольдә тоту чаралары көчәйтелде;

“Чернобыль АЭСындагы фаҗига нәтиҗәсендә радиация йогынтысына дучар булган гражданнарны социаль яклау турында”, “Ветераннар турында”, “Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында”, “Бурычларны түләргә хәл җитмәү (банкротлык) турында” Федераль законнарга, шулай ук РФ Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертелде.

Федераль закон, алар өчен үз көченә керүнең башка сроклары билгеләнгән аерым нигезләмәләреннән кала, рәсми басылып чыккан көненнән гамәлгә керде.

http://www.consultant.ru/document/cons_doc_LAW_181820/#utm_campaign=hotdocs&utm_source=consultant&utm_medium=email&utm_content=body

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International