Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булды

2015 елның 3 июле, җомга

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “Саба ТКХ КҖП” ААҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар билгеләү хакында.

2. “Саба ТКХ КҖП” ААҖнең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар билгеләү хакында.

3. “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖ төзелеш объектын – “Татарстан Республикасы, Тукай районы, Шилнәбаш авыл җирлеге “Тәүлегенә 144 тонна җитештерелешле кош эшкәртү предприятиесе”н “ЧАЛЛЫ СУ КАНАЛЫ” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.

4. “Газпром җылылык энергиясе Казан” ҖЧҖ җиткерә торган кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларындагы кайнар суга тарифлар билгеләү хакында.

5. “Газпром җылылык энергиясе Казан” ҖЧҖ өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә тарифлар билгеләү хакында.

Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң ММЧда басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International