Интернетта барлык виртуаль даруханәләрне ябачаклар

2015 елның 1 июле, чәршәмбе

Иртәгәдән башлап Россиядә дарулар белән эшләү өлкәсендә интернет-пиратлык белән көрәш башлана. Бу исә аларны Челтәрдәге “сул” сатучыдан сатып алу мөмкин булмаячак дигән сүз. Медпрепаратлар белән сату итүче сайтларны ябачаклар. Судка кадәрге тәртиптә хәтта.

1 июльдән дарулар белән эш итү турындагы законга үзгәрешләр кертелү нәтиҗәсендә бу хокук компетентлы органнарга тапшырылачак.

Әлеге документта берничә бик тә әһәмиятле яңалык бар. Аның берсе читтән торып сәүдә итүгә кагыла. Россиянең даруханә челтәрләре ассоциациясе (РААС) башкарма директоры, фармацевтика фәннәре кандидаты Нелли Игнатьева “РГ” басмасына аңлатканча, закондагы нормалар буенча безнең илдә интернет-даруханәләр булырга тиеш түгел. Ләкин теләсә нинди дару препаратын, хәтта Россиядә теркәлмәгәнен дә Интернет аша сатып алырга мөмкин. Бу эшчәнлек законга каршы килсә дә, моның өчен җаваплылык алучы юк.

“Даруларны бары тик лицензиясе булган һәм үзләре тарафыннан сатылучы препаратлар өчен җаваплылык алучы даруханә оешмалары һәм даруханәләр генә сатарга тиеш”, – дип тәгаенли ул. Һәм дәвам итә: сайтларны судка кадәр ябу даруларны даруханә оешмаларының интернет-киштәләрендә броньлау сервисларына тими. Әгәр дә, Интернет аша тиешле даруга бронь ясаганнан соң, кеше аны чын даруханәгә килеп сатып ала икән, димәк, мондый интернет-киштә эшләргә хокуклы.

         “2015 елның 1 июленә кадәр гамәлдә булган закон кысаларында легаль төстә эшләүче даруханәләрнең даруларны өченче затлар аша, алар белән төзегән шартнамәләр нигезендә табу юлы барлыгын да танырга кирәк, бу механизм исә һәрвакыт аның хокуклы булуына карата бәхәс объекты булып килде”, – дип тә өсти белгеч.

Һәм, вакыт узу белән, норматив-хокукый кысаларда эшләүче даруханә оешмаларына даруларны Интернет аша сатып, өйгә фармацевтика белгечләре тарафыннан китереп бирү хокукы бирелер дип тә өметләнә, ләкин иң элек даруларны законсыз сатучы интернет-пиратлыкны җиңәргә кирәк.

         Шулай ук дарулар белән эш итү турындагы законга кертелгән үзгәрешләрдә “доза”, “орфанлы дару препаратлары”, “биологик дару препаратлары”, “биотехнологик дару препаратлары” кебек күп кенә төшенчәләргә дә аңлатмалар бирелә.

         Яңа аңлатмалы аппарат дару препаратларының катлаулы составлары арасындагы закон чикләмәләрен кертү өчен кирәк. Шуннан башка гына дару препаратларын һәм аларның субстанцияләрен теркәгәндә һәм алар белән эш иткәндә аерым закон актларының нормаларын аңлату бер үк мәгънәгә ия түгел, дип аңлата эксперт. “Барлык халыкара фармацевтика һәм табиблык берләшмәләре хәзерге вакытта даруларны үзара алмаштыру мәсьәләләрен өйрәнү белән мәшгуль. Йогынты ясый торган, әмма төрле өстәмәләре һәм төрле сәүдә исемнәре булган бер үк төрле матдәне, мисал өчен, бер-берсен алмаштыра ала дип санап буламы?” – дип сөйли Нелли Игнатьева. Төгәл билгеләмәләр күп кенә бәхәсләрне хәл итә алыр иде.

Законга кертелгән шушы ук үзгәрешләр нәтиҗәсендә дару препаратын дәүләт теркәвенә алуның иң озын вакыты 160 эш көненә кадәр кыскара. Элек бу процедура 210 эш көне тәшкил итә иде, әле монда препаратка клиник тикшерүләр ясау вакыты кермәде, бу исә җитештерүчеләр өчен уңай күренеш, дип билгели эксперт.

Шушы ук закон нигезендә үзара алмаштырып була торган дару препаратларын медицинада куллану буенча фарматиен стандарт үрнәкләре һәм типик инструкцияләр реестры да алып барылачак. Бу нормаларны халыкара кагыйдәләр белән гармонияләштерү өчен кирәк. Барлык стандартлар да бер максатка корыла: товар хәрәкәте чылбыры буйлап дару препаратларының сыйфатын тәэмин итү.

         Бүген шулай ук Салым кодексына кертелгән үзгәрешләр дә гамәлгә керә, алар нигезендә даруны дәүләт теркәвенә алган өчен пошлина күләме арттырыла.

Российская газета – Федераль басма, №6712 (141), 1 июль, 2015 ел.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International