РФ Хөкүмәтенең 2015 елның 17 июнендәге “Тимер юл транспортында пассажирларны, шулай ук шәхси, гаилә, өй һәм башка, эшмәкәрлек эшчәнлеге башкаруга бәйле булмаган ихтыяҗлар өчен йөкләр, багаж һәм йөк багажы ташулар буенча хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү хакында”гы 597 номерлы карары (үз көченә кермәде).
Пассажирларны т/ю буйлап ташу буенча хезмәтләр күрсәтүнең кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде.
Ерак арага бара торган поездга утырганда пассажир билетын, шулай ук андагы белешмәләр нигезендә билет сатып алынган, шәхесен таныклаучы документны күрсәтергә тиеш. 14 яшькәчә булган балаларга карата туу турында таныклыкның нотариуста таныкланган күчермәсен күрсәтергә ярый, дип тәгаенләнә.