Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2015 елның 30 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “Саба ТКХ КҖП” ААҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар килештерү хакында.

2. “Саба ТКХ КҖП” ААҖнең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар килештерү хакында.

3. “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖ төзелеш объектын – “Татарстан Республикасы, Тукай районы, Шилнәбаш авыл җирлеге “Тәүлегенә 144 тонна җитештерелешле кош эшкәртү предприятиесе”н “ЧАЛЛЫ СУ КАНАЛЫ” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.

4. Газпром җылылык энергиясе Казан” ҖЧҖ җиткерә торган кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларындагы кайнар суга тарифлар килештерү хакында.

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карамагына тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International