Пассажирларны шәһәре яны буйлап ташламалы тариф белән ташыганнан РТЮ килгән югалтуларны компенсацияләү хакында

2015 елның 6 июле, дүшәмбе

РФ Хөкүмәтенең  2015 елның 11 июнендәге “Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 17 октябрендәге 844 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында” 583 номерлы карары.

РФ Хөкүмәтенең гомуми файдаланудагы т/ю транспорты инфраструктурасыннан файдалану хезмәтләренә (алга таба – хезмәтләр) ташламалы аерым тариф билгеләү һәм Шәһәр яны юнәлешендә пассажирларны ташыганда хезмәтләргә карата тарифларны дәүләти җайга салу нәтиҗәсендә барлыкка килүче табыш югалтуларны компенсацияләү өчен РТЮ субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында Карарына төзәтмәләр кертелде.

Билгеле булганча, 2015 елның II яртыеллыгында хезмәтләр өчен тарифка карата 0,01 коэффициенты халыкка транспорт хезмәте күрсәтү өчен килешү кысаларында шәһәр яны буйлап хәрәкәт итүче поездларның төбәк белән килештерелгән маршрутлары булган очракта кулланылачак. Килештерелмәгән маршрутлар буенча 0,25 коэффициенты гамәлдә булачак.

Кагыйдәләрдә квартал саен субсидия бирү, РТЮ тарафыннан ай саен керемнәрдә булган югалтулар турында хисап тапшырып, ай саен бирелә торганга алмаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International