Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы эшчәнлек башкаручы оешмалар игътибарына

2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Федераль тарифлар хезмәте кызыксынган затларга? Россия Федерациясе Президентының һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең федераль башкарма хакимият органнарын финанслау өчен юнәлтелә торган бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген арттыру һәм сарыф итүләрне киметү турындагы йөкләмәләрен гамәлгә ашыру кысаларында, 2015 елның 1 сентябреннән башлап, җайга салына торган бәяләрне (тарифларны) билгеләү һәм куллану мәсьәләләренә кагылышлы, судка кадәрге бәхәсләр буенча мөрәҗәгать итүче оешмалар адресына җибәрелә торган документларның электрон рәвештә  “Россия ФТХнең БМАС” ФДМС – “БМАС Мониторинг” модуле аша җибәреләчәге турында хәбәр итә.

Судка кадәр бәхәсләрне карап тикшерү буенча почта яки факсимиль элемтә ярдәмендә кәгазьдә өстәмә хат, гарызнамәләр, чакырулар җибәрү башкарылмаячак.

         Шул ук вакытта асылы буенча судка кадәрге мәсьәләләрне коллегиаль төстә карап тикшерү башкарыла торган Контроль комиссия утырышлары үткәрелү турындагы мәгълүмат, һәркем игътибар итсен өчен, Россия ФТХнең рәсми сайтында, түбәндәге адрес буенча: http://www.fstfr.ru/about/activity/3/3 – “Бәхәсләрне карап тикшерү барышы турында мәгълүмат” бүлегендә басыла.

Шул ук вакытта Россиянең ФТХ түбәндәгеләр турында искәртә.

Документларны “Россия БМАС” ФДМС системасына кертү өчен, хат белән Россиянең ФТХ җибәрергә кирәк, әлеге мәсьәлә буенча өстәмә мәгълүмат Россиянең ФТХ сайтында, түбәндәге адрес буенча: http://www.fstrf/about/eias урнаштырылган.

“Россия ФТХнең БМАС” ФДМС системасына тоташтыру бушлай башкарыла һәм бары тик Интернет челтәренә тоташтырылган шәхси компьютер, шулай ук билгеләнгән тәртиптә бирелгән электрон сан имзасы булуны гына таләп итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International