Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булды

2015 елның 26 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “КАМАЗ-Энерго” ҖЧҖнең энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖнең электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү билгеләү хакында.

2. “Генерацияләү компаниясе” ААҖнең электр энергиясе җитештерү буенча филиалы булган Зәй ГРЭСы объектын “Челтәр компаниясе” ААҖнең электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү билгеләү хакында.

3. “Радужный” коммерциячел булмаган бакчачылык партнерлыгы объекты – “Радужный” микрорайоны”н “Алабуга Су каналы” МУП үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү билгеләү хакында.

4. 2015 ел өчен эчә торган суга, су бүлүгә һәм техник суга тарифлар билгеләү хакында.

5. 2015 ел өчен “Газпром җылылык энергиясе Казан” ҖЧҖ тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәт) өчен тарифлар билгеләү хакында.

Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң ММЧда басылып чыгачак һәм Дәүләт комитетында урнаштырылачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International