2015 елның 24 июнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагындагы Татарстан Республикасының электр энергетикасы һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы эшчәнлек төрләрен башкаручы оешмаларның инвестиция программаларын карау буенча эксперт советы утырышы булды. Эксперт советы составына ТР дәүләт хакимияте органнары һәм оешмалары вәкилләре керде.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. 2016-2018 еллар өчен “Яшел Үзән ПТС” ААҖнең инвестиция программасы проектын карау.
2. “Җайга салынулы оешманың инвестиция программасы үтәлешен бәяләү критерийларын раслау турында” боерык проектын карау.