Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2015 елның 23 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “КАМАЗ-Энерго” ҖЧҖнең энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖнең электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү килештерү хакында.

2. “Генерацияләү компаниясе” ААҖнең электр энергиясе җитештерү буенча филиалы булган Зәй ГРЭСы объектын “Челтәр компаниясе” ААҖнең электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү килештерү хакында.

3. “Радужный” коммерциячел булмаган бакчачылык партнерлыгы объекты – “Радужный” микрорайоны”н “Алабуга Су каналы” МУП үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.

4. 2015 ел өчен эчә торган суга, су бүлүгә һәм техник суга тарифлар килештерү хакында.

5. 2015 ел өчен “Газпром җылылык энергиясе Казан” ҖЧҖ тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәт) өчен тарифлар килештерү хакында.

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карамагына тапшырылды.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International