6 июльдән башлап яңа – Казан-Астана авиарейсы старт ала

2015 елның 29 июне, дүшәмбе

6 июльдән башлап яңа даими Астана-Казан-Астана авиарейсы сафка басачак. Әлеге рейс Татарстан башкаласыннан Казахстан башкаласына дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә Boeing 737 самолетларында ясалыр дип планлаштырыла. Китү вакыты – 11.20 (Мәск.).

Яңа рейсны Казахстанның «Scat» авиакомпаниясе гамәлгә ашырачак. Юлда үткән вакыт – 2 сәгать 15 минут. Билетларны авиакомпания сайты аша сатып алырга мөмкин. Бәясе – 5 мең 800 сумнан (20 мең тәңкәдән) башлана, моңа аэропорт җыемнары керми.

Казан һәм Астана арасында яңа даими һава хәрәкәте ачылу икътисади һәм мәдәни элемтәләрне ныгытуда, сәяси һәм эшлекле элемтәләр булдыруда әһәмиятле бер адым булыр дип көтелә. Бу Казаннан Казахстанның яки Урта Азиянең башка шәһәрләренә сәяхәт кылучы транзит пассажирлар өчен өстәмә уңайлыклар тудырачак.

“Татар-информ” МА материаллары нигезендә: http://www.tatar-inform.ru/news/2015/06/19/459628/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International