Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “КАМАЗ-Энерго” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларының электр челтәрләренә технологик тоташтырган (“Чаллы” индустрия паркы” ҖЧҖнең ГПП-23 электр җайланмаларына технологик тоташтыру өчен рөхсәт ителгән куәтне арттыру) өчен түләү билгеләү хакында.
2. “Форд Соллерс” ҖЧҖнең электр белән тәэмин итүнең II ышанычлылык категориясе буенча белдерелгән куәте 10 000 кВт булган энергия кабул итү җайланмаларын “КАМАЗ-Энерго” ҖЧҖ электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү билгеләү хакында.
3. “Мәләкәс арты” ҖЧҖ объекты – “Мәләкәс арты” торак районындагы 22 микрорайонның 22-02, 22/03 торак йортлары”н “ЧАЛЛЫ СУ КАНАЛЫ” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү билгеләү хакында.
4. “Мәләкәс арты” ҖЧҖ объекты – “Мәләкәс арты” торак районындагы 22 микрорайонның 22-02, 22/03 торак йортлары”н “ЧАЛЛЫ СУ КАНАЛЫ” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү билгеләү хакында.
5. “Уңайлы торак” ТТК ҖЧҖ объекты – “Чаллы ш., Яшьлек пр. районында Поляков ур. буенча күпкатлы торак комплексы”н “ЧАЛЛЫ СУ КАНАЛЫ” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү билгеләү хакында.
6. “Уңайлы торак” ТТК ҖЧҖ объекты – “Чаллы ш., Яшьлек пр. буенча 64 микрорайондагы күпкатлы торак комплексы”н “ЧАЛЛЫ СУ КАНАЛЫ” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү билгеләү хакында.
7. “Биектау коммуналь челтәрләре” ААҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен тарифлар билгеләү хакында.
8. “Биектау коммуналь челтәрләре” ААҖнең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен тарифлар билгеләү хакында.
Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң ММЧда басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.