Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булды

2015 елның 16 июне, сишәмбе

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. 2015 ел өчен “РСК” ҖЧҖ тарафыннан күрсәтелүче җылылык энергиясен тапшыру хезмәтләренә тарифлар билгеләү хакында.

2. 2015 ел өчен “ТГК-16” ААҖ тарафыннан кулланучыларга, башка җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә тарифлар билгеләү хакында.

Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң ММЧда басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International